Саба муниципаль районы Башлыгының "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарының законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2019 елның 9 нчы апрелендә чыккан 289 номерлы карары

КАРАР

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарының законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (чыгарылган) муниципаль норматив хокукый актларга һәм законнарга үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү эшен камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

  1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарының законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү турындагы Нигезләмәне расларга.
  2. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарына:
  • норматив документлар чыгару эшчәнлегендә әлеге карарның 1 пункты белән расланган Нигезләмәгә таянып эш итәргә;
  • күрсәтелгән Нигезләмәнең үтәлеше өчен җаваплы затларны билгеләргә;
  • внести соответствующие изменения в должностные инструкции муниципальных служащих, назначенных ответственными лицами җаваплы затлар итеп билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи күрсәтмәләренә тиешле үзгәрешләр кертергә.   
  1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы составына керүче җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына муниципаль норматив хокукый актларның законнарга, муниципаль берәмлекләр уставларына туры килүен системалы контрольдә тотуны гамәлгә ашыру максатларында мониторинг үткәрүне тәэмин итә торган муниципаль норматив хокукый актлар кабул итәргә тәкъдим итәргә.
  2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында һәм (http://saby.tatarstan.ru) адресы буенча Саба муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
  3.     Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары һәм Башкарма комитеты җитәкчесе йөкләргә.

 

     Саба муниципаль

 районы башлыгы                                                                    Р.Н. Минниханов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.54 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International