Саба муниципаль районы Башлыгының "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында" 2019 елның 9 нче апрелендә чыккан 287 номерлы карары

КАРАР

 

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында.

 

 

 

 

 

 

 

Саба муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль район Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш буенча урынбасары И. И. Котдусовның Саба муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турындагы докладын игътибарга алырга.

2. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетына алга таба авыл хуҗалыгы җитештерүендә кече хуҗалыкларның ролен арттыру һәм район халкын эш белән тәэмин итү максатларында:

- шәхси хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен шартлар тудырырга;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга консультация, хокукый һәм методик ярдәм күрсәтергә.

3. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, авыл җирлекләренең башкарма комитетларына:

- халыкның эшлекле активлыгын арттыру, крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм гаилә фермаларына ярдәм итү буенча дәүләт программалары турында аңлату эшләре алып барырга;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм гаилә фермаларын үстерүгә субсидияләнгән кредитлар алу өчен авыл халкына кирәкле документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә һәм практик ярдәм күрсәтергә;

- шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын киметмәү, терлек азыгы белән тәэмин итү буенча төрле яклап яр эшне дәвам итүне тәкъдим итәргә.

4. Массакүләм мәгълүмат чараларына Саба муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, Татарстан Республикасы һәм Саба муниципаль районының алдынгы тәҗрибәсен тарату мәсьәләләрен киңрәк яктыртырга тәкъдим итәргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш буенча урынбасары И.И.Котдусовка йөкләргә.

 

 

    Саба муниципаль

    районы Башлыгы                                                  Р.Н.Минниханов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 863.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International