ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
22.10.2019 №1282-п
Саба муниципаль районы муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениеләре
укучыларын бушлай туклану белән
тәэмин итү турында
“Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатларында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын тукландыруны оештыру тәртибе турындагы нигезләмәне расларга.
2. “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесен, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә укучыларның аерым категорияләре өчен туклануны ташламалы шартларда оештыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләренә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының җыелма бюджет язмасында әлеге максатларга каралган акчалар чикләрендә субсидияләр бирү буенча, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының вәкаләтле органы итеп билгеләргә.
3. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:
3.1. гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны ике тапкыр кайнар аш белән тукландыруны оештырырга;
3.2. укучыларны тукландыруны оештыруны бер укучыга туклану бәясен исәпкә алып башкарырга;
4. Әлеге карарның гамәлен 2019 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә таратырга.
5. Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны “Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” МКУ җитәкчесе И.Ф. Шакировка йөкләргә.
Саба муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Ишниязов
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
Башкарма комитетының
_____________________
номерлы карары белән
РАСЛАНГАН
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының
өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын
тукландыруны оештыру тәртибе турындагы нигезләмә
1. Әлеге Нигезләмә, 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә торган күп балалы гаиләдән булган һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 1-11 сыйныф укучылары өчен кайнар аш белән тәэмин итүне түләүсез оештыру рәвешендә, шулай ук өйдә белем алучы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренең сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия инвалид балалар өчен азык-төлек җыелмасын бушлай бирү рәвешендә, социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибен билгели.
2. 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә торган күп балалы гаиләдән булган һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 1-11 сыйныф укучылары өчен кайнар аш, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты акчалары хисабына, уку чорында бер укучыга кайнар иртәнге һәм төшке аш рәвешендә бирелә. Туклану бәясе Саба муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән билгеләнә.
3. Өйдә белем алучы һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия инвалид балалар өчен азык-төлек җыелмасы айга бер тапкыр айның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча айдагы уку көннәре саны исәбеннән бирелә. Азык-төлек җыелмасының бәясе Саба муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән билгеләнә.
4. Укучыларны тукландыруны оештыру өчен:
4.1. районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга социаль ярдәм күрсәтү буенча комиссия (алга таба – комиссия) төзелә, аның составы учреждение җитәкчесе тарафыннан раслана. Комиссия составына укучыларны тукландыруны оештыру өчен җаваплы укытучыны, җәмәгать берләшмәләре вәкилләрен, укучыларның ата-аналарын (законлы вәкилләрен) кертергә тәкъдим ителә. Комиссия әгъзаларының гомуми саны биш кешедән дә ким булмаска тиеш.
4.2. Комиссия:
4.3. сыйныф җитәкчеләре:
- ата-аналардан яисә аларны алыштыручы затлардан, әлеге Нигезләмәнең 1,2,3 кушымталары нигезендәге форма буенча, социаль ярдәм күрсәтү чаралары бирү турында гаризаларны кабул итәләр;
- гаризаларны алганнан соң өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;
- укучыларның туклануын оештыру өчен җаваплы укытучыга, укучылар арасында ихтыяҗ барлыкка килгән саен, кирәкле күләмдә талоннар чыгару турында хәбәр итәләр;
- комиссия соравы буенча гаиләнең 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләвен раслаучы документлар,кирәк булганда гаиләнең керем күләмен яки балада СБМЧ статусы белән ПМПК коллегиаль бәяләмәсе булуын раслаучы документлар һәм табиблык комиссиясенең өйдә белем алу кирәклеге турында бәяләмәсен раслый торган документлар тапшыралар.
- туклануны оештыру өчен җаваплы педагог укучыларның факттагы санын исәпкә алып бара;
- Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба районындагы территориаль бүлеге белән килештерелгән ассортимент исемлеге нигезендә буфет продукциясен сату;
- социаль ярдәм чараларының күләмен исәпләү өчен, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының вәкаләтле органына укучылар реестрын вакытында һәм дөрес итеп тапшыру өчен җаваплы.
6. Кайнар аш оештыруны гамәлгә ашыручы оешма:
- Саба районы укучылары өчен гомуми белем бирү учреждениеләрендә ташламалы шартларда кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча хезмәт күрсәтә;
- кабул итү-тапшыру акты төзү белән өйдә укучы балаларга азык-төлек җыелмасын бушлай бирүне оештыру буенча хезмәт күрсәтә;
7. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының вәкаләтле органы:
- кайнар аш белән тәэмин итүне оештыручы гомуми белем бирү оешмаларына, Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре киселешендә укучылар реестрын раслый һәм җибәрә;
- күрсәтелгән социаль ярдәм чараларын турындагы мәгълүматны социаль тәэмин итүнең Бердәм дәүләт мәгълүмат системасына бирүне тәэмин итә;
-Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасына :
а) айның дүртенче числосына кадәр,әлеге Нигезләмәнең 4 нче кушымтасы нигезендә укучыларны тукландыру турында фактик мәгълүматларны;
б) ай саен Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре киселешендә укучыларның реестрын җибәрүне тәэмин итә.
7. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чараларын күрсәтү турында мәгълүмат социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла. Күрсәтелгән мәгълүматны Социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштыру (алу) “Дәүләт социаль ярдәме турында”гы 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районы Башкарма комитетының
____________________________________
номерлы карары белән расланган
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районының өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениеләре укучыларын тукландыруны
оештыру тәртибе турындагы нигезләмәгә
1 кушымта
(Форма)
__________________________(Мәктәп)
укучыларның туклануын оештыру
комиссиясенә
________________________________
__________________________________,
(адрес)
адресы буенча яшәүче
__________________________________,
(Гариза бирүченең Ф.И.АИ.)
Сорыйм Сездән,_______ нче сыйныфта укучы улым (кызым, опекага алынган бала)_________________________________________________________________ на
(Ф.И.АИ.)
бушлай тукланырга рөхсәт бирүегезне.
Һәр гаилә әгъзасының җан башына уртача керем ____________ сум тәшкил итә. Өстәмә рәвештә хәбәр итәм: _____________________________________________
__________________________________________________________________________.
________________ _____________________
(дата) (имза)
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районы Башкарма комитетының
____________________________________
номерлы карары белән расланган
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районының өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениеләре укучыларын тукландыруны
оештыру тәртибе турындагы нигезләмәгә
2 кушымта
СБМЧ укучыларга бушлай туклану
бирүгә гаризаның якынча формасы
_____________________________
Гомуми белем бирү
____ ________________директоры
оешмасы исеме
_____________________________
Җитәкченең Ф.И.АИ.
_____________________________
адресы буенча яшәүче
__________________________нан
Ата-ананың (опекун) Ф.И.АИ.
гариза.
Сорыйм Сездән ______ нче сыйныфта укучы минем улым/минем кызым _______________________________________________________________________на,
баланың Ф.И.АИ.,туган вакыты
СБМЧ бала булу сәбәпле уку көннәрендә бушлай тукланырга рөхсәт бирүегезне .
Нигез:
________________________________________________ психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе
Кушымта:
1.Әти-әнинең (законлы вәкил) шәхесен таныклаучы документ;
2.Психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе
Дата «____» ______________ 20____ ел
Имза _____________
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районы Башкарма комитетының
____________________________________
номерлы карары белән расланган
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районының өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениеләре укучыларын тукландыруны
оештыру тәртибе турындагы нигезләмәгә
3 кушымта
Ата-ананың (опекун,попечитель) өйдә белем алучы һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия инвалид балаларга
азык-төлек җыелмасы рәвешендә туклану алуга гариза (ризалык) формасы.
_____________________________
Гомуми белем бирү
____ ________________директоры
оешмасы исеме
_____________________________
Җитәкченең Ф.И.АИ.
_____________________________
адресы буенча яшәүче
__________________________нан
Ата-ананың (опекун) Ф.И.АИ.
гариза (ризалык).
Сорыйм Сездән өйдә укучы _____ нче сыйныф укучысы минем улым/минем кызым _______________________________________________________________________на,
баланың Ф.И.АИ.,туган вакыты
уку көннәрендә туклануны азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирүегезне .
Дата__________________ 20___ г. Подпись________________
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районы Башкарма комитетының
____________________________________
номерлы карары белән расланган
Татарстан Республикасы Саба муниципаль
районының өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениеләре укучыларын тукландыруны
оештыру тәртибе турындагы нигезләмәгә
4 кушымта
(Форма)
Саба муниципаль районы бюджеты акчаларын өстәмә социаль ярдәмгә
мохтаҗ муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын
тукландыруга файдалану турында мәгълүматлар
Күрсәткеч исеме |
2016 нчы елга Саба районы бюджетындакаралган, мең сум |
шул исәптән, хисап чорына (ел башыннан бирле арта бара торган нәтиҗә), мең сум. |
Укучыларның елга планлаш тырылган саны. |
Хисап аена алучылар саны, кеше |
Балалар-көненең факттагы саны (ел башыннан алып арта бара торган нәтиҗә) |
Хисап чорына балаларкөненең фактта гы саны |
______мең сумга фактта гы чыгым нар |
_______мең сумга касса чыгым нары |
Финанс лау өчен гариза |
Барлыгы,шул исәптән: 1-4 нче сыйныфлар 5-11 нче сыйныфлар |
|
|
|
|
|
|
|
|
|