ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
11.09.2019 № 1063-п
“2017-2020 елларга Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районында җәмәгать
тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә
каршы көрәш” муниципаль программасына
үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының “2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” муниципаль программасын раслау турында”гы 2016 елның 8 декабрендәге 1499-п номерлы карары белән расланган, “2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” муниципаль программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Программа паспорты таблицасында “Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары” юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“
Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары |
2017-2020 елларда Программаны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты хисабына финанслау күләме 7908,502 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән еллар буенча:
Моннан тыш, бюджеттан тыш чыганаклардан, гамәлдәге законнар белән тыелмаган башка чыганаклардан чыгымнар күздә тотыла. Программаны финанслау күләме фаразланучы характерга ия һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына (Чираттагы финанс елына һәм план чорына) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карары нигезендә төгәлләштереләчәк. Программа бүлекләре буенча финанс чараларын исәпләү программаның 2 нче кушымтасы нигезендә бирелгән |
“;
1.2. Программаның 3 бүлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“3. Программаның ресурслар белән тәэмин ителешен дәлилләү
2017-2020 елларда Программаны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты хисабына финанслау күләме 7908,502 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән еллар буенча :
Ел |
Саба муниципаль районы бюджеты акчалары |
2017 |
3915,118 мең сум |
2018 |
1710,704 мең сум |
2019 |
1792,480 мең сум |
2020 |
490,200 мең сум |
Барлыгы: |
7908,502 мең сум |
Моннан тыш, бюджеттан тыш чыганаклардан, гамәлдәге законнар белән тыелмаган башка чыганаклардан чыгымнар күздә тотыла.
Программаны финанслау күләме фаразланучы характерга ия һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына (Чираттагы финанс елына һәм план чорына) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карары нигезендә төгәлләштереләчәк”.
2. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының “2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” муниципаль программасын раслау турында”гы 2016 елның 8 декабрендәге 1499 – п номерлы карары белән расланган, “2017-2020 елларга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү эшчәнлеген оештыру” муниципаль программасына (алга таба-1 Ярдәмче программа) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
2.1. 1 Ярдәмче программа паспорты таблицасында “Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары – 1” юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“
1 Ярдәмче программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары |
2017-2020 елларда 1 Ярдәмче программаны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты хисабына финанслау күләме 7908,502 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән еллар буенча:
Моннан тыш, бюджеттан тыш чыганаклардан, гамәлдәге законнар белән тыелмаган башка чыганаклардан чыгымнар күздә тотыла. 1 Ярдәмче программаны финанслау күләме фаразланучы характерга ия һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына (Чираттагы финанс елына һәм план чорына) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карары нигезендә төгәлләштереләчәк. 1 Ярдәмче программа бүлекләре буенча финанс чараларын исәпләү 1 Ярдәмче программаның 2 нче кушымтасы нигезендә бирелгән |
“;
2.2.1 Ярдәмче программаның 3 бүлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“ 3. 1 Ярдәмче программаның ресурслар белән тәэмин ителешен дәлилләү
2017-2020 елларда 1 Ярдәмче программаны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты хисабына финанслау күләме 7908,502 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән еллар буенча :
Ел |
Саба муниципаль районы бюджеты акчалары |
2017 |
1540,079 мең сум |
2018 |
1406,326 мең сум |
2019 |
1792,480 мең сум |
2020 |
490,200 мең сум |
Барлыгы: |
5229,085 мең сум |
Моннан тыш, бюджеттан тыш чыганаклардан, гамәлдәге законнар белән тыелмаган башка чыганаклардан чыгымнар күздә тотыла.
1 Ярдәмче программаны финанслау күләме фаразланучы характерга ия һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына (Чираттагы финанс елына һәм план чорына) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджеты турындагы карары нигезендә төгәлләштереләчәк”;
2.3. 1 Ярдәмче программаның 1 нче кушымтасында:
2.3.1. 1 пунктның 1.17 пунктчасындагы 14 баганасында “290,200” саннарын “842,480” саннарына алмаштырырга”;
2.3.2. 2 пунктның 2.19 пунктчасындагы 14 баганасында “200,000” саннарын “950,000” саннарына алмаштырырга”.
2.4. 1 Ярдәмче программага 2 нче кушымтаны әлеге карарның 1 нче кушымтасы нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
3. Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.
Саба муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы
Башкарма комитетының 2019 елның 11 сентябрендә
кабул ителгән 1063-п номерлы карарына 1 кушымта
“2017-2020 елларга Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районында хокук бозуларны
һәм җинаятьләрне кисәтү эшчәнлеген оештыру”
муниципаль ярдәмче программасына 2 кушымта
8. 1 Ярдәмче программа бүлекләре буенча финанс чараларын исәпләү
Бүлек номеры |
Бүлек исеме |
Еллык акча суммасы |
Барлык акча (мең сум) |
|||
2017 |
2018 |
2019 |
2020 |
2017-2020 еллар |
||
1. |
Тәртип саклау җәмәгать пунктлары эшчәнлеген башкаручы муниципаль хезмәткәрләрне тәэмин итү |
706,946 |
734,496 |
842,480 |
290,200 |
2574,122 |
2. |
Физкультура-спорт һәм хәйрия спартакиадалары, ярышлар, фестивальләр, конкурслар оештырырга һәм конкурста җиңүчеләргә, катнашучыларга призлар һәм бүләкләр алу өчен акча бүлеп бирергә |
833,133 |
666,830 |
950,000 |
200,000 |
2649,963 |
3. |
Ирекле халык дружиналары эшчәнлеген оештырырга |
0,000 |
5,000 |
0,000 |
0,000 |
5,000 |
|
Барлыгы: |
1540,079 |
1406,326 |
1792,480 |
490,200 |
5229,085 |
Саба муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов