Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының башкарма комитеты 02.09.2019 елдагы 1020-п номерлы карары "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең, 2013 нче елның 19 нчы сентябрендәге 1195-п номерлы карары белән расланган, Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга, компенсация түләүләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү" турында

ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                КАРАР

 

                 02.09.2019                                                                      № 1020-п

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесенең,

2013 нче елның 19 нчы сентябрендәге

1195-п номерлы карары белән расланган,

Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы

мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган

гражданнарга, компенсация түләүләре бирү

тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

 

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарның өстәмә компенсация сорап мөрәҗәгать итүләре кабатлануын булдырмау максатында һәм 2012 нче елның 29 нчы декабрендәге 273 номерлы “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законның 65 нче маддәсендәге 2 нче пункты нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ:

1.    Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең, 2013 нче елның 19 нчы сентябрендәге 1195-п номерлы «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында»гы  карары  белән расланган(2015 нче елның 31 нче декабрендәге 1676-п номерлы, 2016 нчы елның 12 нче маендагы 575-п номерлы, 2017 елның 14 нче мартындагы 267 номерлы,2017 нче елның 29 нчы августындагы 1025-п номерлы,2018 нче елның 29 нчы гыйнварындагы 71-п номерлы карары редакциясендә),Мәктәпкәчә белем  бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1.  «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасында, баланы караган өчен, ата-ана тарафыннан түләнә торган чыгымнарның  максималь рөхсәт ителгән өлеше» таблицасын түбәндәге эчтәлектәге юл белән тулыландырырга:

Яшәү минимумыннан түбәнрәк булганда (күп балалы гаилә өчен)

0

0

0

2.     Әлеге карар 2020 нче елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

3.     Әлеге карарны Интернет челтәрендә - Татарстан Республикасының Хокукый мәгълүматлар турындагы http://pravo.tatarstan.ru рәсми порталында   һәм Саба муниципаль районының http://saby.tatarstan.ru рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

 

Җитәкче                                                                                                            М.Р. Ишниязов

 

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International