Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Башкарма комитеты 30.04.2019 елдагы 436-п номерлы карары "Саба муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын раслау турында"

РЕСПУБЛИКА

ТАТАРСТАН

 

ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ

КОМИТЕТ САБИНСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

 

Сабинский р-н (герб)

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 

САБА МУНИЦИПАЛЬ

РАЙОНЫНЫҢ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

         ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                КАРАР

 

          _________________                                                            №_________

 

Саба муниципаль районы территориясендә

стационар булмаган сәүдә объектларын

урнаштыру схемасын раслау турында

 

 

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 маддәсе, “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салуы нигезләре турында” 2009 елның 28 декабрендәге 381-ФЗ номерлы Федераль законның 10 маддәсе,  “Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында" 2011 елның 16 февралендәге 34-ОД номерлы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры боерыгы һәм “Муниципаль милектә булган җирләрдә яки җир кишәрлекләрендә, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдә яки җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру Тәртибен раслау турында" 2016 елның 13 августындагы 553 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары  нигезендә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР ЧЫГАРА:

 

  1. Саба муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын расларга (бирелә);
  2. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының “Саба муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасын раслау турында" 2019 елның 27 мартындагы 279-п номерлы карары үз көчен югалткан дип санарга;
  3. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында түбәндәге адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru һәм Саба муниципаль районының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча бастырып чыгарырга: http://saby.tatarstan.ru.
  4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары – икътисад бүлеге начальнигы М.М. Баһмановка йөкләргә.     

 

                                                                             

                 Җитәкче                                                                              М.Р. Ишниязов

         

pdf
Скачать текст
PDF, 248.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International