Тарихи белешмә

Олы Кибәче – җирлек үзәге, ул район үзәге Сабадан 38 км.,Шәмәрдән тимер юл станциясеннән – 55, якындагы пристань – Балык Бистәсеннән 50 км. ераклыкта урнашкан.

Олы Кибәче һәм Кече Кибәче авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган. Һ.В. Йосыпов Кибәче авылы зиратында якынча XVI йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы тапкан. Олы Кибәче авылы И.А. Износков хезмәтендә болай сурәтләнә: Олы Кибәче яисә Салкын Чишмәдә мөселман динендәге 182 ир-ат һәм 201 хатын-кыз яшәгән. Кече Кибәче авылында да мөселман динендәге 78 ир-ат һәм 94 хатын-кыз исәпләнгән.

Авылның бер ягында калын урман, икенче ягында биек таулар сузылып киткән. Авыл уртасыннан Салкын чишмә дигән инеш ага. Менә шул инешкә мөнәсәбәтле рәвештә авылның халык телендә йөри торган исеме – Салкын чишмә. Салкын чишмә инешендә элек зур тегермән эшләгән. Анда солы, карабодай һәм тары тартканнар. Бу тегермәннең хуҗасы Сафин Мөхәммәтсабир Сафович булган.

Кече Кибәче авылы оешуны олылар болай сөйли: беренче оешкан Кибәче авылында йортлар күбәя башлагач, берничә гаилә читкәрәк китеп утыра. Алар үз авылларына Кече Кибәче дип исем кушканнар, ә беренче нигезләнгән Кибәче исә Олы Кибәче дип йөртелә башлаган. 

Бүгенге көндә җирлектә 1056 кеше яши.

Балалар туу 01.01.2008 елга 17 бала, 01.01.2009 - 8 бала,  01.01.2010 - 11 бала, 01.01.2011 -13 бала, 01.01.2012 елга -14 бала туган. Үлем 01.01.2008 елга 26 кеше, 01.01.2009 - 20 кеше, 01.01.2010 елга 19 кеше, 01.01.2011 -19, 01.01.2012 елга 17 кеше исәпләнә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 124 кеше, бюджет өлкәсендә 76 кеше, почта бүлекчәсендә  – 3 кеше, җирле үзидарәдә 6 кеше , сәүдәдә 10 кеше, үз хуҗалыкларында 31 кеше эшли, 17 КФХ оешкан.

Биләмәдә 364 хуҗалык бар, шуның 311 ендә кеше яши. Барлык хуҗалыклар да газлаштырылган, күбесенә су, телефон кергән. Күп хуҗалыкларда интернет һәм чыбыклы телевидение эшли.

Җирлектәге авылларның барлык урамнарына да диярлек асфальт яки вак таш җәелгән.
 

Җирлектән чыккан күренекле кешеләр:


- Агапова Гөлсинә Йосып кызы, Торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары;
- Хәбибуллин Рәис Йосып улы, ТР энергетика хезмәте җитәкчесе;
- Кукушкина Рәзимә Габдулла кызы, Икшермә урта мәктәбен беренче алтын медальгә тәмамлаучы, «Мәңгелек балкыш» китабы авторы.
- Сабиров Расих Хәсән улы, Саба муниципаль районы аппараты җитәкчесе.
- Фәтхуллин Рәхмәтулла Фәтхулла улы, Социалистик хезмәт Герое.
- Вильданов Данил Миннеяз улы, ТР Эчке Эшләр Министрлыгында тыл бүлеге җитәкчесе урынбасары;
- Хасанов Ильдар Зәкиҗан улы, подполковник КГБ, террорчылык бүлеге;
- Шарафеева Люция Рафаил кызы, Болгар радиосы яңалыклар хезмәте мөхәррире;"Эчәр суым синдә, Кибәчем!" китабы авторы.
- Сафин Рафис Шагимарданович, «Татэнерго» ААҖ генераль директоры урынбасары;
- Аскаров Ильфат Мансур улы, Чаллы драма театры актеры, ТР атказанган артисты.
- Гәрәев Зөфәр Фәнил улы,” Ак Барс Банк” ААҖ  идарәче ярдәмчесе.

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 гыйнвары, 14:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International