ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалаев авылында яңа кибет төзелә башлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    Яңа кушымта «Госуслуги.Дом» Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия цифрлар министрлыгының уртак эшләнмәсе. Ул инде барлык төбәкләрдә яшәүчеләргә сынау өчен ачык. Кушымта торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы мәсьәләләрне бер тәрәзәдә хәл итү өчен төзелгән. 

    Барлык оешма/предприятие/учреждение, шәхси хуҗалык, күпкатлы йорт  һәм урам территорияләрен тәртипкә китерү ниятеннән, 20 апрель көнне “Районкүләм өмә” (“Субботник”) игълан ителде. Шимбә көнне җирне тырмалау, себерү, буяу кебек эшләрне башкару зарур. Шулай ук купфатирлы йортларда яшәүче райондашларыбыз тарафыннан йорт яны территорияләрендә җыештыру-тәртипләү эшләре өмәдә башкарылырга тиеш.


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Шекше авыл җирлегенең административ бинасы территориясен җыештыру  

Тэги: Шекше авыл җирлеге

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы нигезендә бүген Саба гимназиясе укучылары  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе быел Россиядә 13нче тапкыр узачак. Быелгы акциянең темасы – “Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз”. «Библиотөн» акциясен оештыручылар — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 17 апрельдә район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә белән китапханәгә» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен  гаилә бәйрәме үткәрделәр. Китапханәчеләр ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәреп, китапханә тарихын һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләрне сөйләделәр. Чара әкияти әсәрләр буенча сәяхәт белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр. Шулай ук, балалар әти-әниләре белән бергә рус халык әкиятен “Шалкан”ны курчаклар белән сәхнәләштерделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә курчаклар ярдәмендә чын актерларга әверелеп, әкиятне генә түгел, ә бәйләнгән сөйләмне, үзләренең артистлык сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәлек”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Үз вакытында үткән профилактика – сәламәтлекнең нигезе!»

Тэги: хастаханә

11 сыйныф укучылары өчен математика буенча БДИга әзерлек буенча практик дәресләр узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International