ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

 25 февральдә Түбән Симет авыл клубында авыл халкы өчен бильярд буенча ярышлар узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты. Нәтиҗәдә, әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, искиткеч кәеф белән тәмамланды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

24 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, җавалылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте призына волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта Югары Симет, Түбән Симет, Алан, урта мәктәп командалары катнашты. Ярыш алдыннан Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Зәйнетдинов Ш.Җ.  уенчыларны бәйрәм белән котладылар. Шулай ук Зәйнетдинов Ш.Җ. Махсус Хәрби Операциядә булган егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

Волейбол ярышында

1 урынны Симет яшьләре,

2 урынны Мәктәп командасы,

3 урынны Түбән Симет һәм Алан авылы җыелма командасы алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

23
февраль, 2024 ел
җомга

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбендә Махсус Хәрби Операция зонасында хезмәт итүче солдат белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга кыю, максатчан булырга, үз йөрәкләрендә зирәклек һәм батырлык саклауларын теләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Очрашуда шулай ук авыл җирлеге башлыгы И. Р. Ахмадуллин катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 нче елның 18 февраль көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бильярд ярышы үткәрелде. Ярышта 15 уенчы катнашты.  Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр түбәндәгечә: 1 урын-Мотыйгуллин Шәрифулла, 2 урын-Гатиятов Ришат, 3 урын-Фәсхиев Миннәхмәт .

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

16
февраль, 2024 ел
җомга

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 118 ел. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә 6,7 сыйныф укучылары катнашында, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Муллаянова Т. Т. һәм Нургалиева Г. М. бик матур чара оештырдылар. Чарада укучылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар, шигырь, җырларын башкардылар. Бәйрәм эчтәлекле, мәгълүматларга бик бай булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 10 февраль көнне  Югары Симет авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2024»   - «Татарстан чаңгы юлы-2024» массакүләм чаңгы ярышы узды . Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярышның иң актив катнашучылары булдылар. Чарада җиңүчеләргә  диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

5 нче февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Гаилә-безнең өчен барысы да! Бу безнең нәсел, безнең традицияләр, туганлык, анда без ярдәм, аңлау һәм кайгырту табабыз. Нык гаилә һәм аның кыйммәтләре-безнең дәүләтнең нигезе. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Гаилә елын ачуга багышланган ял кичәсе уздырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

31 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Симет" җәмгыятенең 2023 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып узды. Һәр тармак җитәкчесе эшләнгән эшләргә анализ ясады, алдагы елга планнар белән таныштырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International