ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

    Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча  ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм  Тимершык  авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 3:5; Шыңар1- Шыңар2  2:3.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, киләчәк буыныбызны халык иҗаты, гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүче , “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”  Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызы “Ел хатын-кызы”  республика конкурсында “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады һәм лауреат булды. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

1-2 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан»  газетасы оештырган татарча көрәш буенча республика ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча авылдашыбыз Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлыкта 3нче урынны яулады һәм бронза медальгә лаек булды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды.

 Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2023 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2024 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы прокуроры Шаймарданов Р.Н.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;   “Сабагаз” идарәсе начальнигы Мөхетдинов И.И.;  Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

         Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2007-2009 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә  үткәрелгән ярышларда 1 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар авылында  яшәүче Гатиятуллина Галия Гимай кызына 2024нче елның 30нчы гыйнварында 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да  кушылды.

   

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!» дигән район конкурсында  Олы  Шыңар авыл җирлегенә караган оешмаларда эшләүче, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга “Кияү мунчасы” халык йоласын тәкъдим иттеләр. Олы Шыңар  авыл җирлеге 1 урынны алды һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында Татарстан Республикасының  халык артисты – Рөстәм Закиров концерты булды. Бу концертны авылдашларга якташыбыз Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

         Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2006-2007 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткәрелгән ярышларда 2 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International