Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортына эш визиты белән Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов килде. Учреждениенең капиталь ремонтлау эшләре каралды.
Дәүләт программасы буенча яшь белгечләр өчен торак төзү
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Тарих шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Утырышта Марданов Валентин Исхак улы турында турында сүз алып барылды. Ул авылда сирәк очрый торган «Фарзон» тракторын беренчеләрдән булып алып кайта, җирне бергәләп эшкәртү буенча «Эш» дип исемләнгән оешма булдыручы шәхес буларак билгеле.Чара барышында катнашучылар фикер алыштылар, якташыбыз тормышы турында мәгълүмат тупладылар.
23 апрель көнне Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы башкарма комитеты әгъзалары, районның оешма - предприятие җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатовның Саба муниципаль районының 2023 елгы район бюджетының үтәлеше турындагы чыгышы тыңланды.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 23 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган квест-уенын үткәрделәр. Балалар биремнәрне үтәп, әсәрләр буенча табышмаклар, викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныдылар һәм Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
2024 елның 1-5 маенда Байлар Сабасында фехтование буенча бөтенроссия ярышлары «Саба рапирасы» узачак.
Катнашучылар
2010-2012 елларда туган, 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында
Уздыру урыны - МБУ ДО «Саба-Арена» (Россия, Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы штп, М.Җәлил ур., 3 йорт).
Килү көне - 2024 елның 1 мае.
Ярышларның баш судьясы - Ильясов Радик Мөдәррис Улы (Байлар Сабасы), тел.: 8 (937) 578-28-27.
Урнаштыру һәм туклану мәсьәләләре буенча элемтә – Ахметшина Лилия Кэбир кызы, Закирова Гөлнара Муллагаян кызы, тел.: 8(843) 622-24-14.
Яшәү турында мәгълүмат
"Колос" кунакханәсе 88436225383, 650 сум һәм аннан да күбрәк.
Көллият (Раил) 89600382600, 500 сум.
Туклану:
Янәшәдә берничә кафе бар, туклану очен заказ бирергә һәм тукланырга факт буенча урында. 2-4.05. МБУ ДО «Саба-Арена» кафесы эшләячәк.
Ничек барып җитәргә
Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00, шофер 89625442563
Катнашу өчен гаризаларны алдан электрон адреска җибәрергә була: saba_arena@mail.ru
2024 ел Россиядә «Гаилә елы»дип игълан ителде. 23 апрельдә Саба районы мәдәният бүлеге Саба балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә "Талантлы балачак" фестиваль-конкурсын оештырды. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, традицияләрне саклау, яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милләтенең хәзинәләренә барлау.
Конкурста «Декоратив-гамәли», «рәсем сәнгате» һәм «графика» номинацияләре буенча, районыбызның төрле мәктәпләреннән 76 эш катнашты. Эшләргә Саба районы рәссамнарыннан торган мәртәбәле жюри бәя бирде.
Катнашучылар төрле дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломант дипломнары белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Актив катнашуыгыз өчен барыбызга да рәхмәт! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!