Олы Арташ "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләр кышкы чордан соң территорияне чистартуда актив катнаштылар.
Ике басу Арташ мәдәният йорты II Бөтенроссия фестивале «Татар музыкасы мәңге яңгыраячак-2024» – конкурсында актив катнаштылар.
12 апрельдә Россия Федерациясендә искиткеч бәйрәм — Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ шул көнне, 1961 елның 12 нче апрелендә Совет очучы-космонавты Ю.А. Гагарин «Восток-1» корабында кешелек тарихында беренче тапкыр космоска чыга. Бу вакыйганың әһәмиятен ассызыклау өчен,11 апрельдә Арташ мәдәният йорты һәм Ике басу Арташ авыл китапханәсе балалар белән стен газета чыгарды.
Ике басу Арташ мәдәният йортында, район башлыгы Рәис Нургалиевич Минниханов катнашында, районыбызнын терлекчелек тармагына багышланган, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеренария белгечләре катнашында кинәйтелгән семинар - киңәшмә булып үтте.
Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасында кораллы һөҗүм рәвешендә террорчылык акты ясаганда, эшчеләрнең һәм балаларның гамәлләрен эшләп карау буенча өйрәнү күнекмәләре үткәрелде.
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасының әти-әниләре балалар белән кош оялары ясадылар хәм агачларга элеп куйдылар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне 7 апрельдә билгеләп үтелә. Язлы Арташ авыл клубында "Акыл өчен зарядка" шашка турниры узды . Шахмат һәм шашка - барысы да яраткан өстәл уеннары. Алар акылга зарядка бирә, ихтыяр һәм характер ныклыгын тәрбияли, фикерләүне, хәтерне үстерә. Турнир дустанә шартларда узды, чөнки шашка уеннары аралашу өчен искиткеч сәбәп, үзара аңлашуны тирәнәйтүгә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә.
Нәүрүз - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге көне һәм яңа игенчелек елы башы. 31 март көнне Язлы Арташ авыл клубында Нәүрүз бәйрәме узды. Дусларча уйнау, елмаю һәм җырлар язның чын бәйрәмен ясады. Чара барлык катнашучылар өчен тәмле төшке аш һәм бүләкләр белән тәмамланды.