ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2024 ел
җомга

21 март көнне Бигәнәй  мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Нәүрүз" бәйрәме узды. Җырлар, биюләр уеннар белән үрелеп барды чара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
март, 2024 ел
сишәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Саба районы буенча начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Сабиров Булат Мәхмүт улы белән очрашу булды. Очрашуның максаты: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау булды. Укучылар полицияда хезмәт итү, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына кабул итү кагыйдәләре турында белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Тату гаилә" дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Әлеге күңелле бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, гаилә турында мәкальләр һәм сынамышларны искә төшерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл китапханәсендә "Бергә укыйбыз"дип исемләнгән укулар үткәрелде. Кычкырып уку халык алдында чыгыш ясау һәм грамоталы сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен  файдалы. Кычкырып уку дикцияне яхшырта, шулай ук укучы һәм аның аудиториясе арасында элемтә булдырырга ярдәм итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ромашка территориядә бик киң таралган чәчәк, ул аеруча матур. Ромашка иң шат күңелле һәм тормышны ныгытучы кыр чәчәге, ул чиста һәм эчкерсез мәхәббәтне, шулай ук табигатьне һәм җылы җәйне символлаштыра. Сатыш авыл китапханәсендә балалар белән бергә кәгазьдән ромашка ясадылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
март, 2024 ел
җомга

Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә Халыкара хатын–кызлар көненә багышланган «Әниләр һәм әбиләр өчен бүләк» дип исемләнгән  мастер-класс үткәрелде. Балалар төсле картоннан,  оригиналь открыткалар ясадылар һәм яраткан әниләре һәм әбиләренә теләкләр яздылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, бу кешелекнең гүзәл яртысы бүләкләр һәм үз адресына теләкләр кабул иткән вакыт. Бу язгы бәйрәмгә Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “8 март- могҗизалы көн” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара дусларча һәм күңелле шартларда узды. Кичәгә авылыбызның каләм тибрәтүчесе чакырылган иде. Концерт программасы җырлар, шигырьләр, туганнары һәм якыннары котлаулары белән үрелеп барды. Тамаша залы язгы кәеф, елмаю һәм шатлык белән тулды. Бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф залда бөтен чара дәвамында дәвам итте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 март көнне  Бигәнәй фельдшер- акушерлык пунктында «Диабет һәм аның нәтиҗәләре» дигән профилактик әңгәмә уздырылды, аның максаты-халыкның игътибарын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү иде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
март, 2024 ел
дүшәмбе

10 март көнне Сатыш авыл җирлегендә  традицион кышкы спартакиада оештырылды. Җиде дициплина буенча: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Мамадыш, Биектау, Әтнә районнарыннан 300 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 17 команда көч сынашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International