ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең  Килдебәк бригадасы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

     6 июль көнне район китапханәсе каршында «Я вновь открываю Л. Толстого» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Саба Гимназиясенең “Шатлык”мәктәп яны лагерында балалар өчен сабантуй булып узды.

5 июль көнне «СХП Нырты» җәмгыятенең Арташ бригадасында район башлыгы Рәис Нургалиевич Минниханов һәм авыл хуҗалыгы идарэсе башлыгы Гафур Хасаншин җитәкчелегендә, терлек азыгы әзерләү, язгы бөртекле культураларның торышы буенча семинар-киңәшмә үтте. Кыска вакыт аралыгында көзге бөртекле культураларны бөҗәкләргә каршы эшкәртү максты куелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

     4 июль конне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдэме белэн , Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында тәрбияләнучеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен , Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында  , балалар сабантуе оештырылды.

   2018 елның 7 июль көнендә “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында беренче тапкыр финанс сабантуе уздырыла. Әлеге чарада, барлык килгән кунакларга, командаларга бүленеп, үзара ярышырга тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар үзләренең финанс белемен һәм җитезлеген сыный алачаклар.

30 июнь көнне Түбән Утар авылында “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде. “Курсабаш авыл җирлеге”.

   Татарстан  икътисад министрлыгы һәм  “Республикада  эшмәкәрлеккә ярдәм фонды“  тарафыннан оештырылган “Бизнес  Десант“ проекты кичә Сабада эшләде. Чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов  катнашты. Фонд спикерлары – Чистайдагы Бизнес-инкубация үзәге җитәкчесе Вадим Мясников һәм Әлфия Җаббарованы тыңларга районның иң  актив эшмәкәрләре   килгән   иде. 

Иштуган авыл җирлеге территориясендә 07 июль көнне үткәреләчәк спартакиадага чакырабыз.  

Иштуган авыл җирлегендә юл билегеләре яңартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International