Хөрмәтле район халкы!

2020 елның 27 марты, җомга

Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус йогышлы авыруының (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе түбәндәгене хәбәр итә: 2020 елның 27 мартыннан алып һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисы (Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында) «Инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» аша гына гамәлгә ашырылачак. Куркынычсызлык максатларында, алдан сервис аша кабул ителүгә язылган балалар белән мөрәҗәгать итүчеләр, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарга хезмәт күрсәтелмәячәк.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм контактсыз хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

Барлык корреспонденцияне, шул исәптән салым түләүчеләрдән шәхси кәгазьдә кергән салым һәм бухгалтерлык хисапларын кабул итү бары тик керүче корреспонденцияне кабул итү өчен урнаштырылган бокслар аша гына гамәлгә ашырылачак.

Бердәм булсак кына без инфекция таралуын туктата һәм илдәге хәлне яхшырта алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International