Саба районы Килдебәк авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм иминлеге турындагы мәсьәлә дәүләт вәкилләрендә дә,гади кулланучыларда да зур кызыксыну уята. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле һәм халык мәнфәгатьләренә җавап бирә торган ысулы- бозылган хокукларны яклау гына түгел, аларны кисәтү һәм бетерү дә. Кулланучылар белән эшләү, иң беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән танышуга юнәлдерелергә тиеш. Бу мәсьәләне хәл итүдә җирле үзидарә органнары да катнашырга тиеш.

Шулай итеп, 2020 елның 17 февралендәТатарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекциясе бүлеге консультанты Азат Хәлилов җитәкчелегендә, Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин катнашында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International