Мишә авыл җирлегендә “Россия чаңгы юллары 2019” һәм “Татарстан чаңгы юллары 2019”

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

8  февраль  көнне Мишә авыл җирлегендә “Россия чаңгы юллары 2019” га һәм “Татарстан чаңгы юллары 2019” га багышланган чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. катнашучыларны әлеге бәйрәм белән котлады һәм ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. Ярыш вакытында катнашучылар коймак белән чәй эчә алдылар.      Командалар арсындагы ярышта: 1 урын Лесхоз урта мәктәбе  командасына  ,2  урын- Үзәк аппаратка, 3 нче урын – Нарат боз сарае  командасына бирелде. Ярышның җиңүчеләре грамоталар  һәм акчалата бүләкләр белән  бүләкләнде. Сәламәтлек бәйрәме күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International