Укучыларның тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашуы

2020 елның 1 феврале, шимбә

27 гыйнварда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Керәнне авыл клубында укучылар тыл һәм хезмәт ветераннары белән очраштылар. Тыл ветераны Шәйдуллина М. балаларга авыр,кырыс сугыш еллары турында сөйләде. Укучылар безнең хөрмәтле ветераннарыбызның сугыш хәрәкәтләре , тылдагы хатын-кызлар һәм балаларның хезмәте турындагы хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичә ахырында чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International