Студентлар көненә багышланган баскетбол ярышлары

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 24 гыйнвар көнендә Тимершык мәктәбе базасында студентлар көненә багышланган баскетбол ярышлары булып узды. Ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Саба аграр көллияте студентлары һәм Тимершык мәктәбен тәмамлап, бүгенгесе көндә төрле уку йортларында белем алучы студентлар көч сынашты. Тренерлары Шакиров Ш.Х. студентларны бәйрәмнәре белән котлады һәм уенчыларга зур уңышлар теләп калды.  Ярышлар 4 тапкыр 10 минут форматында алып барылды. Ярышта егетләр арасында Саба аграр көллияте, кызлар арасында Тимершык студентлары җиңүгә иреште. Саба аграр көллиятеннән Нәкыйпов Булат, Шихов Никита, Галимова Зилә, Тимершык студентлары арасында Бәйрәмов Фәнис, Гаттарова Айгөл үзләрен иң оста һәм яхшы уенчылар итеп күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International