Килдебәк авыл мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык"

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

2020  елның 24 гыйнварында Килдебәк авыл мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-Саба 2020» эстрада сәнгате район фестиваленең сайлап алу туры узды. Балалар "Вокал", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография" һәм "Конферансье" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны хөрмәтле жюри-Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А.Н.Зарипова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. "Созвездие-Йолдызлык" - ел саен меңләгән талантлы балаларны җыйган республиканың иң популяр конкурсы. Бу фестиваль күп кенә балаларга эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеген бирде. "Созвездие – Йолдызлык – Саба – 2020" эстрада сәнгате фестиваленең әлеге этабында Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Саба район мәдәният йорты белгечләре, шулай ук башка авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм клублары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International