Урман белгече белән очрашу

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Урман - гаҗәеп бер серле дөнья! Андагы энергия, саф һава, тынычлык, кошлар сайравы, яфракларның лепердәшүе үзе генә ни тора?! Җәйге урман белән күпләребез таныш, чөнки ял иткән чорда җиләккә, гөмбәгә еш йөрибез. Ә менә кышкы урман турында мәгълүматларыбыз азрак.

Сәләтле балалар мәктәбенең кунагы   - хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Саба районы буенча  (районара) башлыгы Галимуллин Марсил Мулланур улы безне кышкы урман серләре белән таныштырды. Әлеге очрашудан укучыларыбыз күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар: кышын җәнлекләр ничек ашарга таба, кардагы эзләр буенча хайваннарны ничек танып була  һ.б. Әлеге җылы очрашу өчен Марсил Мулланур улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, аңа саулык һәм алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International