«Иң шәп әйдаман»

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Укучылар арасында отряд әйдаманнарының эшчәнлеген активлаштыру һәм аларның лидер буларак үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында  «Иң шәп әйдаман” бәйгесенең мәктәп туры этабы булып узды. Әлеге бәйгенең җиңүчесе - 8 сыйныф укучысы Коваль Динә. Динә, педагог-оештыручы Зиннәтуллина Г.М. җитәкчелегендә,4 класс укучылары белән  «Әкият юллары буйлап» дигән темага викторина үткәрде. Динә кече мәктәп балалары – эзтабарлар белән эшләү күнекмәләрен күрсәтте.

Укучылар, бу чарада актив катнаштылар ,балалар әкиятләре һәм җырларын танып белүдә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International