Мичән авыл җирлегендә Халыкара инвалидлар көне

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь аена керү белән  инвалидлар декадасы башланып китте. Әлеге декада җәмгыяткә , мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игьтибар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеге хакында искәртеп тора.

 Инвалидлар декадасы кысаларында барлык бюджет учреждениеләрендә дә чаралар оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концертлары оештырдылар, алар авылда яшәүче  апа-абыйларның, әби-бабайларның өйләренә барып хәлләрен  белештеләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Шулай ук Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә күргәзмә оештырылды һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар шашка буенча район ярышларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International