Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына дебатлар

2019 елның 14 декабре, шимбә

2019 нчы елның 5 нче декабрендә, Балалар иҗат үзәгенең актлар залында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына "Яшьләр һәм авыл" дигән темага кандидатлар дебатлары булып узды. Тимершык авыл җирлегеннән ике кандидат-Гарифуллина Алинә һәм Хәбибуллина Адилә катнашты. Дебатлар вакытында һәр кандидат үз планнары турында сөйләде, авыл яшьләренең эшчәнлеге турында үз фикерен белдерде һәм әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International