Юл хәрәкәте иминлеге көне

2019 елның 13 декабре, җомга

12 декабрь көнне, Олы Шыңар "Әллүки" балалар бакчасында, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н. катнашында, юл хәрәкәте иминлеге көне үткәрелде. Чара барышында тәрбиячеләр куркынычсызлык мәсьәләләрендә балалар белән интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлеге мөмкинлекләрен күрсәттеләр, "Светофор һәм юл билгеләре" викторинасын үткәрделәр. Балалар бакчасының балалар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре ясалды. Соңыннан Ягъфәрова Г. Н.үткәрелгән чараны югары бәяләде, әлеге теманы мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады һәм төркемнәргә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле элементлар һәм яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International