«Йөрәктән йөрәккә»

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү. Һәр кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала.  Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү.  Лесхоз бистәсендә шулай ук инвалид булган кешеләр яши, аларга мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Без коллективыбыз белән  инвалидлар янында булдык, бүләкләр тапшырдык.  Безнең аралашу җылы дустанә мөнәсәбәттә, чәй табыны артында узды.  Яңалыклар белән уртаклаштылар, бер-беребезнең уңышларына куандылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International