“Әнием –күз нурым”

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында әниләр көненә багышлап “Әнием–күз  нурым”  дип исемләнгән  бәйрәм иртәсе булып узды. Кадерле әниләребезне котлап  балалар “Кызыл алма” әкиятен  рольләргә бүленеп уйнадылар. Бик нәниләребез үзләренең әниләренә матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Йосыф-Алан балалар бакчасында да балалар әниләрен үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. Иң ахырдан балалар үз куллары белән  ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International