Әниләр көненә багышланган чара

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында "Ак калфак" клубы әгъзалары белән Әниләр көненә багышланган "Дөнья яме - әнкәй"дип исемләнгән чираттагы чара булып узды. Бәйрәм кичәсе конкурс программасыннан башланды, ике командага бүленеп "һәр көнгә җырлар", " Табышмак", "Тәмле сораулар"конкурсларында ярышты. Соңыннан шигырьләр сөйләделәр, рэтро - җырлар башкардылар. Бәйрәмне чәй өстәле артында төгәлләделәр, катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International