«Тылсымлы сүзләр шәһәренә сәяхәт»

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

  Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балалар өчен, «Тылсымлы сүзләр шәһәренә сәяхәт»дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Балалар Убырлы карчык белән әкияти сәяхәткә киттеләр һәм төрле сынаулар үттеләр. Алар "Игелекле сүзләр агачын" җанландырдылар, Убырлы карчыкка сандыкны тылсымлы мәкальләр һәм әйтемнәр белән тутырырга булыштылар, «Театр» станциясенә эләктеләр, Иван – царевичка Василисаны коткарырга ярдәм иттеләр. Убырлы карчык балаларны төрле начарлыкларга өйрәтергә теләсә дә моңа ирешә алмады. Барлык балалар да сынауларны уңышлы үттеләр һәм игелекле сүзләр тукталышына килеп җиттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International