Татарстан Конституциясе көне

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Кешенең туган җире һәрвакыт бер була. Ул туган, укыган, яшәгән урын. Без һәрвакыт үз ватаныбызның кадерен беләбез. Кайчагында без янәшәдә урнашкан, дуслар белән рәхәтләнеп ял итәрдәй искиткеч урыннар барлыгын да белмибез. 6 ноябрь-Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, Мингәр авыл клубы мөдире, яшьләр өчен, Лесхоз Боз сараена "Туган якның юллары" дип исемләнгән поход оештырды. Алар рәхәтләнеп тимераякта шуды һәм күңел ачты. Вакытны бик күңелле итеп үткәрделәр һәм дуслар белән рәхәтләнеп  ял итү өчен туган җиребездә һәрвакыт урын табарга мөмкин икәнлеген аңладылар.  Шуңа күрә мондый походларны алга таба да оештырырга дип килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International