Сабабаш-Лесхоз-Саба маршруты буенча экскурсия

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Сабабаш авыл мәдәният йорты житәкчесе Сабабаш авыл халкы өчен Сабабаш-Лесхоз-Саба маршруты буенча экскурсия оештырды. Алар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, "Кыңгыраулар" музеенда булдылар. Сувенир цехының һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең эш процесслары белән таныштылар. Аннан Байлар Сабасында «Сабантуй»күңел ачу үзәгендә булдылар. Экскурсия барышында районныбыз икенче яктан ачылды. Һәр урын үзенең мавыктыргыч һәм матур булуы белән аерылып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International