ТАШЛАМАЛЫ ЯЗЫЛУ!

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле укучыларыбыз! 3-20 октябрь көннәрендә (вакыты үзгәртелде) 2020 елның беренче яртыеллыгына “Саба таңнары” газетасына почта элемтәсе бүлекләре аша ташламалы бәядән 655 сум 56 тиенгә язылырга мөмкин. Ташламалы язылуның Өлкәннәр декадасына туры килүе дә очраклы гына түгел: газетабызны үз итүчеләр арасында өлкән буын вәкилләре күп. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләргә нәрсә бүләк итик дип аптырамагыз: аларны газетага яздырыгыз. Шул очракта газетабыз атна саен якын кешегезгә бүләк булып килер. Алдагы елда да бездән аерылмагыз, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International