Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәсел һәм товар терлекчелеге өлкәсендәге казанышлары өчен алтын бүләк алды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын  көз - 2019” агросәнәгать   күргәзмәсе  эше  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы нәсел  һәм  товар  терлекчелеге  өлкәсендәге  казанышлары  өчен  алтын  бүләк  алды. Шулай  ук  татар  атлары  да  аерым  бүләкләргә  ия  булдылар.    Ике  кола  айгыр да алтын  бүләк  алдылар.  

“Моннан  тыш,    Татарстан бүләкләре  арасында  1  алтын    – сыерлар буенча  ("Татарстан" АХҖК, алар  күргәзмәдә  икенче мәртәбә катнашалар һәм узган  ел  көмеш алганнар иде),   1 алтын – кәҗәләр  буенч ("Лукоз" агрохолдингы),  2 көмеш («Бөреле» ЯАҖ һәм  «Матюшино» ҖЧҖ) һәм 1 алтын («Берсут» агрофирмасы” ҖЧҖ) мехлы  җәнлекләр буенча», - дигән  мәгълүмат  бирде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  “Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе”  ДКУ башлыгы  Ришат Зарипов.

  Ришат Зарипов, бүләкне  алып,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  казанышларын шундый  югары   дәрәҗәдә  тану   эшчәнлекне  бәяләүдә  бик  мөһим  критерий  һәм  алга  таба  уңышлы  эшләү өчен  стимул  булачак,  дип,  билгеләп  үтте.  

Шуны  әйтеп китәргә кирәк, күргәзмәнең  терлекчелек  блогында  кунаклар Татарстаннан ак төлке,  сусар, төлке  һәм мехлы  башка  җәнлекләр    белән, Балтач районыннан китерелгән Татарстан  тибындагы    Холмогор токымыннан  булган сыерлар, Лениногорск районыннан татар  токымлы  айгыр һәм Саба  районыннан  кәҗәләр  белән  таныштылар.    

Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев терлекчелеккә  һәм нәсел  эшенә багышланган    павильонда  булды.       Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  Татарстан    экспозициясе  белән  танышты һәм  авыл  хуҗалыгы  хайваннарының  төп  төрләрен  карап  чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International