Китапханәгә экскурсия

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

14 октябрь көнне, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары укытучылары белән Шекше китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче балаларга «уку залы», «абонемент», «китап фонды», «китап уку формуляры» ның нәрсә икәнен сөйләде һәм барлык кунакларны авыл китапханәсенең актив укучылары булырга чакырды. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, аннан соң үзләренә ошаган китапны сайлап алып иллюстрацияләр карадылар һәм шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International