" Тәмәке - сәламәтлек дошманы" фикер алышу

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, яшүсмерләр өчен, " Тәмәке - сәламәтлек дошманы"дигән темага фикер алышу сәгате уздырдылар. Бу чараның максаты-укучыларның тәмәке тартуы белән көрәшүгә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Чара дөрес туклану турында сөйләшүдән башланды: сәламәтлек өчен нәрсә файдалы, ә нәрсә зарарлы икәне ачыкланды. Балаларда күрергә мөмкин булган барлык зарарлы гадәтләр санап үтелде. Хәтта уен, интернет-бәйлелек һәм сөйләм телендә ямьсез сүзләр куллану турында да искә төшерелде. Тәмәкенең килеп чыгу тарихын искә төшерделәр (1492 елда Христофор Колумб). "Пассив тәмәке тарту» дигән төшенчә турында сөйләштеләр. Балалар тәмәке тартучылар турындагы статистикадан күңелсез фактлар тыңладылар. Чара ахырында сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International