Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы

10 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

10 октябрь көнне Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Бакчачылык серләре” дип исемләнгән экологик сәгать үтте, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Очрашуга ветеран укытучы, бакчачы Мөхәммәдиева Розалия Әвхәди кызы чакырылган иде. Ул чәчәкләр, бакча агачлары үстерү, тәрбияләү серләре белән уртаклашты,хәзер эшләнәсе көзге эшләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования