Олы Шыңар авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлекләреннән булган Кече Шыңар мәдәният йортында,  Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә, “Әллүки” балалар бакчасында, Оет авыл клубында, өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм чаралары булып узды. Өлкәннәр көне – безнең иң якын кешеләребез – әти – әниләребез, әби – бабайларыбызны игътибар һәм җылылык бүләк итеп сөендерә торган көн.Чаралар барышында бәйрәм  табыны артында җырлар, котлаулар яңгырады,сәхнәдә үзешчәннәр һәм балалар тарафыннан концерт номерлары башкарылды. Бәйрәмнәрдән өлкәннәр үзләренең олы  рәхмәтләрен җиткереп, бик канәгать булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International