«ТАССРга 100 ел»

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Түбән Шытсу төп мәктәбендә укучылар өчен төрле кызыклы чаралар уздырылып тора. Китапханәдә юбилей датасына багышланган күргәзмә эшли, укучыларның буш вакытларында мәктәп музеена экскурсияләр оештырыла. Шулай ук 8 нче октябрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары катнашында “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән тема астында викторина уздырылды. Укучылар әлеге чараларда актив катнашалар, дәүләт символлары белән танышалар, ТАССРга нигез салыну һәм аның үсеше турында файдалы мәгълүматлар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International