Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар дәвам итә

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

2019 нчы елның 1 нче октябреннән 1 нче ноябренә кадәр Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар уза. Яшьләр парламенты - ул районның закон чыгару җыеннары каршындагы консультатив һәм киңәшмә органы.

 Яшьләр парламентына, Саба муниципаль районы территориясендә яшәүче һәм эшләүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары кандидатлар булып сайлана ала. Яшьләр парламенты составына комитет әгъзасы яисә рәисе сыйфатында 24 кандидат керәчәк.

Кандидатларны сайлап алу 3 этаптан тора:

1.Оештыру комитетына 01.10 -01.11.19. гә кадәр гаризалар бирү

2. Кандидатларның дебатлары (барлык кандидатларның мәҗбүри катнашуы),

3.Социаль челтәрләрдә «Саба яшьләре» онлайн-марафоны.

Кандидат буларак катнашу өчен гаризалар түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms.gle/QHM6gX9YDTvAevKz6 .

Гаризалар 2019 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. 

Элемтә өчен контактлар: 89274445334, Aynur.Haliev@tatar.ru, molparlament.saby@mail.ru .

ЯШЬЛӘР-ИЛЕБЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования