Олы Шыңар авылыннан Гарифуллиннар гаиләсе

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Олы Шыңар авылында яшәүче Гарифуллин Зөфәр Гаптулла улы һәм Гарифуллина Нәзирә (Нина) Николай кызы  50еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Гарифуллин Зөфәр Гаптулла улы 1944нче елның 3нче октябрендә Саба районы Олы Шыңар авылында туган. Олы Шыңар  сигезеллык мәктәбендә 8 класс белем ала, аны тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә эшли. 1961нче елның көзендә армиягә китә, 6 ай Белоруссиянең Барановск шәһәрендә поварлыкка укый һәм 2 ел да 6 ай Ленинградта повар булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, колхозга эшкә чыга, ул вакытта ветврач булып эшләүче Якуп абый аңа ветврачлыкка укырга тәкъдим итә һәм аны, колхоз рәисеннән рөхсәт алып, Алабугага укырга җибәрәләр.Ул Алабугада 1 ел укый да яңадан колхозга кайтып ветврач булып эшли башлый. Шул вакытта туберкулез чире чыгып маллар кырылган була, ферма мөдире белән алар 1 ел буе төрле колхозлардан мал җыялар.  1974 елда  аны дуңгыз фермасына мөдир итеп куялар, анда  3 ел эшли, 1982 елдан сыерлар фермасында мөдир булып 9 ел эшли. 2004 елда пенсиягә чыга, аннан соң да 2009 елга кадәр терлекчелек өлкәсендә эшләвен дәвам итә. Гомуми  эш стажы – 40 ел, “ Хезмәт Ветераны” дигән исеме бар.

 Нәзирә апа Сарман ягы кызы, 1950 елның 9нчы августында Владимировка дигән бәләкәй генә авылда дөняга килә. Ул авыл хәзер юк инде. Чукмарлы авылы мәктәбенә йөреп 8 класс белем ала, аннан соң Алабуга ветучилищесына укырга керә. Документлар тапшырганда Зөфәр абый белән танышалар. Зөфәр абыйга ачык йөзле, гади, сөйләшергә яратучан булуы белән ошый ул. Ә Нәзирә, башкалардан аерылып торучы, солдат киеменнән булган егеткә бер күрүдә гашыйк була. 1 ел бергә укыганнан соң Зөфәр абый кызны сорарга бара һәм алар бергә Шыңарга кайталар. Зөфәр абыйның әтисе Гаптулла абый мулла вазыйфаларын башкара торган кеше була, гарәпчә укый-яза белә. Башта Нинага Нәзирә дип исем куша, аннан соң гына никах укый. Алар каенана, каената белән 19 ел тату яшиләр. Нәзирә 2 ел Сабада ветфельдшер булып эшли,колхоз фермасында дуңгызлар, бозаулар карый, эш стажы 38 ел. Зөфәр абый белән Нәзирә апа бергә 5 кыз тәрбияләп үстерәләр, алар барсы да үз тормышлары белән яши, 12 оныклары, 1 оныкчыклары бар. Нәзирә апа 5 бала табып үстергән өчен “ Ана  даны” медале белән бүләкләнә. Пенсиядә булсалар да әле дә мал асрап торалар, атлары да бар. Зөфәр абый  җигүле ат бизәп Сабантуйларда катнаша. Нәзирә апа кул эшләренә дә бик оста, бәйләргә дә ярата. Җәй буе бакчада яшелчәләр үстерәләр, кунакка кайткан оныкларын тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International