Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан чара

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында  "Кулларны кулга тотыныйк әйдә!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга, бергә тату булганда, кешенең милләтен, гореф - гадәтләрен хөрмәт иткәндә генә терроризмны җиңеп була икәнлеген аңлаттык. Шуннан соң, кулга - кул тотынышып, учларның җылылыгын тоеп, бер - беребезгә елмаю бүләк иттек. Чара тематик уеннар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International