«Һөнәрләр шәһәре SabaBalahoner»

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 24 сентябрьдә "Шоколад", “Кыңгырау " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International