21 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» бию коллективы (җитәкчесе Гарипова Г.М.) волейбол буенча «ТР Волейбол федерациясе Президенты Кубогы» ярышларын ачу тантанасында катнашты. Чара Байлар Сабасының “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә узды. «Уйна, бие!» дип аталган рус биюе тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.