Ел саен "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернат"ы коллективы «Кабак бәйрәме» район чарасында катнаша. Бу юлы ул 2019 елның 20 нче сентябрендә Саба районының «Лесная сказка» күңел ачу комплексында узды.
Интернат коллективы бәйрәмнең барлык номинацияләрендә дә катнашты: матур фотозона, кабак композицияләреннән күргәзмә, шулай ук камыр ашлары.
Мондый бәйрәмнең безнең районда үткәрелүенә без бик шат һәм чараны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез!