«Милләтләр кроссы-2019»

2019 елның 20 сентябре, җомга

1.Максат һәм бурычлар
«Милләтләр кроссы-2019» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы-2019» республика массакүләм ярышлары (алга таба Кросс) түбәндәге максатларда үткәрелә: - хезмәт ияләрен, укучы яшьләрне һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү; - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; - физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру.
2.Үткәрү датасы
Кросс 2019 елның 21 сентябрендә районның барлык җирлекләрендә үткәрелә. Байлар Сабасы ш.т. п. халкы һәм укучылары өчен «Сабинка»елгасы яр буенда үткәрелә. Катнашучылар – район халкы-мәктәпкәчә яшьтәге һәм өлкәнрәк балалар. Үзең белән табиб яки медицина хезмәткәреннән алынган катнашырга рөхсәт бирә торган гариза булырга тиеш.
Кросс катнашучылары узышлар буенча түбәндәге категорияләргә бүленә:
1. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында (малайлар, кызлар) 200 метр дистанция
2. 1-4 сыйныф укучылары арасында (малайлар, кызлар) 500 метр дистанция
3. 5-8 сыйныф укучылары арасында (малайлар, кызлар) 1 500 метр дистанция
4. 9-11 сыйныф укучылары (егетләр, кызлар) һәм аграр көллият (егетләр һәм кызлар), 2500 метр дистанция
5. Массакүләм йөгереш (ир-атлар һәм хатын-кызлар), 2500 метр дистанция.
6. VIP-старт, 2500 метр дистанция.
Расписание:
09.00-9.45 катнашучыларны теркәү
10.00 ачылу тантанасы
10.15 катнашучылар старты
Алдан килүегезне үтенәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International