Саба районы буенча экскурсия

2019 елның 20 сентябре, җомга

7 сентябрь көнне, Кызыл -Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә Саба районына экскурсиягә бардылар. Без Лесхоз поселогында урнашкан урман музеенда , кыңгыраулар музеенда булдык; дендрология бакчасындагы матурлыкка хозурландык,оранжереядагы көньякта үсә торган үсемлекләрне күреп ,үзебезне чит ил бакчаларында йөргән кебек хис иттек; сувенирлар ясау цехының эшчәнлеге белән таныштык,андагы алтын куллы хезмәткәрләрнең эшенә сокландык. Аннары юлны Байлар Сабасына тоттык :"Олимп" ял паркында, Сабинка елгасы буенда урнашкан яр буе комплексында булдык. Экскурсия барышында бик күп яналыклар, кызыклы мәгълүматлар белдек. Экскурсия һәркемнең күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International