«Ауропага тәрәзә» мәгълүмат сәгате

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

16 сентябрь көнне, Бөек Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, Шәмәрдән балалар китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән лицееның 4а сыйныф укучылары өчен «Ауропага тәрәзә» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында, китапханәчеләр -  Зарипова И.Х. һәм Зыятдинов Р. И. ,балаларга, күренекле дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән булган Мәскәү патшасының тормыш юлы  турында сөйләделәр һәм иҗтимагый төзелешнең мөһим дәүләт реформалары турында фильм күрсәттеләр. Шулай ук балалар Петр 1нченең  Төньяк сугышта ничек җиңү яулавы, Бөек дәүләтнең нигез салучысы булуы турында белделәр. Чара ахырында балалар сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International