"Авыл Яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннары

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 10 сентябреннән 15 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында "Авыл Яшьләре"XI җәйге авыл спорт уеннары узды. Саба муниципаль районы делегациясе, төп көндәшләрен узып, "Авыл Яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннарының абсолют җиңүчесе булды. 1 урын өчен Саба муниципаль районы җыелма командасына спорт инвентаре алу өчен 300 000 сумлык сертификат тапшырылды.

Әлеге уеннар 12 спорт төре буенча узды.

Спорт төрләре буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә күренә:

Механизаторлар ярышлары. Команда зачетында Саба районы спортчылары 1 урынны алды. Команда составы: Бариева Алисә шәхси беренчелектә абсолют җиңүче булды (гәүдәне күтәрү буенча 4 урын, трактор йөртү 3 урын, 300м. йөгерү 1 урын), Маннапова Зәлия (11 урын трактор йөртү, 300м. йөгерү 2 урын, гәүдәне күтәрү 1 урын).

Сыер савучылар ярышлары. Команда зачетында Саба районы спортчылары 2 нче урынны алды.

Команда составы: Вайисов Улугбек абсолют беренчелектә 3 урын, Мәүлетов Булат.

Мас-рестлинг. Команда зачетында Саба районы спортчылары 6 нчы урынны алды. Команда составы: Хуҗәхмәтов Ильяс, Кәримова Сирена, Дружкова Миләүшә 82 кг авырлык категориясендә 3 урынга лаек булды, Закиров Делюс, тренер Галиев Азат.

Көрәш. Команда зачетында Саба районы спортчылары 9 нчы урынны алды. Команда составы: Галиев Азат, Закиров Данис 100 кг. га кадәр авырлык категориясендә икенче булды, Сафин Радик, Ермолаев Илдар.

Аркан тарту. Команда зачетында Саба районы спортчылары 2 нче урынны алды. Команданың составы: Закиров Данис, Закиров Делүс, Ганиев Фәнил, Галиев Айдар, Сафин Радик, Галиев Азат, Ермолаев Илдар, Хуҗәхмәтов Ильяс, тренер Галиев Азат.

Җиңел атлетика. Команда зачетында Саба районы спортчылары 1 нче урынны алды. Команда составы: Таипов Алмаз (3000м. йөгерүдә 3 урын), Хабибрахманова Азалия (800м. йөгерүдә 2 урын), Кабирова Сирена (800м. йөгерүдә 3 урын, 1500м. йөгерүдә 3 урын), Шакиров Рамил, тренер Васильев Сергей.

Саба муниципаль районы командасы зур ышаныч белән 4х400 метрлы эстафетада 1 урынны яулады.

Ирләр командалары арасында волейбол. Команда зачетында Саба районы спортчылары 3 нче урынны алды. Команданың составы: Нигъмәтҗанов Артур, Сабирҗанов Алмаз, Шәрәфиев Руслан, Мингазов Радик, Мөхәммәтшин Алмаз, Бәшәров Нияз, Хөснетдинов Илназ, Шәйдуллин Булат, Шәрифуллин Даниф, тренер Сабиров Марс.

Өстәл теннисы. Команда зачетында Саба районы спортчылары 1 урынны алды. Команда составы: Галанов Павел, Исмаилов Хәйем, Исмәгыйлева Динара, тренер Исмаилов Фарход.

Шашка. Команда зачетында Саба районы спортчылары 1 урынны алды. Команданың составы: Вагыйзов Хәмит, Кәримова Гүзәл, Дәүләтгәрәев Нәзир, тренеры Әхмәтов Азат.

Бадминтон. Команда зачетында Саба районы спортчылары 1 урынны алды.Команданың составы: Шиһабиев Ильяс, Шәмсетдинова Илзия, тренеры Белкин Александр.

Хатын-кызлар командалары арасында волейбол. Команда зачетында Саба районы спортчылары 4 нче урынны алды. Бәшәрова Снежана, Нуриева Алия, Абдуллина Карина, Сабирова Анжелика, Шәрәфиева Алсу, Закирова Миләүшә, Лятифова Азиза, Смирнова Карина, Гыйззәтуллина Алсу.

Җиңү иреге, осталык һәм күрсәтелгән тотрыклылык өчен барлык делегациягә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International