Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” экологик акциясе уңаеннан,14 сентябрьдә, Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар безнең тирәлектә үсә торган агачларны – каен, имән, алмагач, миләш агачларын ясадылар. Соңыннан саф һавада йөрделәр һәм төрле уеннар уйнадылар.