«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Бу девиз астында Эзмэ урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Көзге Игелек атналыгы» башланып китте. Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Шул уңайдан, укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырдык. Мәктәбебездә файдалы, укучыларны кызыксындыра алырлык күп акцияләр оештырылды.